Татар халкының милли йолалары һәм гөреф гадәтләре

Кол Шәриф мәчете

Апанай мәчете

http://bjs.stsland.ru/ - База Ява Скриптов (bjs)

Мәрҗәни мәчете

Әссәламегаләйкүм - мөселманнарча исәнләшү: "Сезгә исәнлек - саулык телим", - дигәнне аңлата.

Мәгаләйкүмәссәлам - "Сезгә дә шулай ук исәнлек - саулык телим" мәгънәсендә.

Бәет - халык авыз иҗаты әсәрләренең бик борынгы жанры. Берәр кешегә яки вакыйгага багышланып, гадәттә, кызгану хисләре белән сугарылган шигьри әсәр. Ул көйләп укыла.

Гыйбәдәт - Аллаһка тиеш булган бурычларыбызны үтәү. Ул үз эченә биш бурычны ала: 1. Таныклык сүзе - Аллаһы бер, һәм Мөхәммәд Аллаһының илчесе (пәйгамбәре). 2. Намаз. 3. Ураза. 4. Зәкать. 5. Хаҗ кылу.

Иман - ул мөселманнарның әхлак һәм тәрбиялелек билгесе, күңел тынычландыру чарасы. Иман - ул кешелеклелек һәм башка шундый иң күркәм сыйфатларны үз эченә алган төшенчә.

Ислам (гарәп сузе) - буйсыну, тыңлау, бирелү дигәнне аңлата. Ислам Аллаһыга тулысынча буйсынуны һәм аны тыңлауны таләп итә. Безнең эраның VIIгасырында көнбатыш Гарәпстанда барлыкка килә.

Корьән - мөселманнарның изге китабы.

Мәдрәсә - (гар. - мәктәп, училище) мөселманнарның мәчет эчендәге бер бүлмәдә урнашкан уку йорты. Анда дин әһелләре әзерләнә.

Мәчет - сәҗдә кыла, намаз укый торган урын. Мәчетләр Аллаһы Тәгаләгә гыйбәдәт кылу өчен салынганнар. Шуңа күрә мәчетләрне хөрмәтләү шарт. Дөньядагы мәчетләрнең иң дәрәҗәлесе - Мәккәдәге Кәгъбә. Барча мөселманнар, йөзләрен бу мәчеткә юнәлтеп, намаз укыйлар.

Мөнәҗәт - дини эчтәлекле шигьри әсәрләр, бәетләр, лирик җырларны берләштерә торган үзенчәлекле жанр. Алар дини җырларның да кайбер үзенчәлекләрен чагылдыралар. Мөнәҗәтләр кеше күңелендәге кайгылы хисләрне (сагыну, үкенү, әрнү, рәнҗү һ.б.) чагылдыра, эчке табигатендә трагик башлангыч өстенлек иткән, телдән һәм язма рәвештә яши торган әсәрләр.

Намаз - (гар. "Әс - Сәлах"). Намаз сүзе "дога" дигәнне аңлата. Ул көнгә биш тапкыр укыла. Билгеле бер хәрәкәтләр белән Аллаһы Тәгаләгә гыйбәдәт һәм дога кылу.

Сөннәт - туры мәгнәсендә гореф - гадәт. Корьән, мөселманнарга Аллаһы тарафыннан иңдерелеп, дини кануннарны һәм хокукый кагыйдәләрне билгели, ә сөннәт исә шулар белән ничек эш итәргә икәнен күрсәтә һәм шуларны көнкүрештә гамәлгә ашыра.

Ураза - Рамазан аенда мөселман динендәге һәр кешене, кояш чыгып кояш баеганчы, ашау - эчүдән һәм төрле кәеф - сафа корулардан тыелып торырга өнди торган дини йола.

Хәдис - Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш яшәешенә кагылышлы аерым риваятьләрдән һәм аның теге яки бу нисбәттә әйтелгән хикмәтле сүзләреннән гыйбарәт.

Шәмаил - бизәп язылган дога, аять, изге сүз. Аларны хәзер дә күп кенә өйләрдә күрергә мөмкин. Гарәп язуының сәнгатьчә камиллеге белән балкып торган, чәчәкле рәсемнәр белән бизәлгән шәмаилләр халыкның милли үзенчәлеген, рухи дөньясын, төрле ышануларын фәлсәфи чагылдырган. Халык аларны "аятелкөрси", "дога" дип тә йөртә. Мөселманнар өчен изге саналган урыннарның рәсеме төшерелгән, төрле гөнаһлардан һәм явыз көчләрдән, бозыклыклардан һ.б.ш. тискәре күренешләрдән саклый, аларга яшәү көче, күтәренке рух иңдерә.

Әхлак - тумыштан яки уку - өйрәнү һәм гаилә тәрбиәсе белән ирешелгән рухи халәт.  

 

© senior-danif

Бесплатный хостинг uCoz