Казан - Идел буе регионында иң зур мәдәният-сәнгать үзәкләренең берсе. Ул-Татарстанның башкаласы. Шәһәрдә җитмеш җиде милләттән булган 1 миллионнан артык кеше яши. Ул Россиянең өченче башкаласы статусын йөртә. Казанда күп төрле завод-фабрикалар, театрлар, уку йортары һәм спорт комплекслары урын алган.

2013 ел Казан шәһәрендә Универсиада уеннары узачак.

Биография

Татарстан Республикасы башкаласы — Казан шәһәре — Мәскәүдән көнчыгышка таба 797 км арырак урнашкан һәм Казансу елгасының Иделгә койган җирендә ике яр булып сузылган. Казан элек-электән Көнбатыш һәм Көнчыгыш арасында сәүдә буенча арадашчы хезмәтен үтәгән. Бүген дә илдәге сәяси, икътисадый һәм халыкара элемтәләрне ныгытуда шактый өлешен кертә. Шәһәребезнең исеме казан сүзе
Казан шәһәренең территориясе 425,3 кв. км, халык саны - 1110,0 мең кеше. Шәһәр халкының 40,7 процентын 30 яше тулмаган яшьләр тәшкил итә. Башкалада 101 милләт вәкиле яши, 22 милли-мәдәни оешма бар. Татарстан башкаласы – тарихи-мәдәни кыйммәте һәм мирасының Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре кебек, А классына керә. Казан Кремле ЮНЕСКОның «Бөтендөнья мираслары» исемлегенә кертелгән. Казанның тарихи үзәге шәһәрнең 1890 еллардагы шәһәр чикләренә туры килә һәм 1700 га. тәшкил итә, бу 6 процент территория дигән сүз. Татарстан башкаласының закон чыгара торган төп хакимият органы – Казан шәһәр советы. Башкару органы исә Казан шәһәре хакимияте. Казан 7 административ районга һәм ике префектурага бүленгән.

Казан Татарстан һәм Россиянең зур фәнни-агарту һәм сәнәгать үзәге булып тора. Россия һәм дөнья мәдәнияты тарихында аның үз урыны бар.

Мәскәү һәм Санкт-Петербург университетларыннан соң өченче буларак Казан дәүләт университетына нигез салынган. Гомумән алганда, шәһәрдә 29 югары уку йорты, Татарстан Республикасы фәннәр академиясе, Россия фәннәр академиясенең Казандагы фәнни үзәге, фәнни тикшеренү институтлар челтәре бар. Россиядәге зурлыгы буенча икенче урында торган Зур концертлар залы, опера, драма, курчак театрлары, филармония, 4 дәүләт оркестры, Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамбле югары мәдәни традицияләрне саклап торалар. Шәһәрдә 7 югары һәм урта мәдәният һәм сәнгать уку йортлары, 50 дән артык музыка һәм сәнгать мәктәбе, 15 кинотеатр, милли китапханә, 3 республика, 67 шәһәр китапханәсе, Татарстан Республикасы дәүләт Милли музее һәм аның 80 артык филиалы бар.

Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәре зур тимер юл, автомобиль юллары һәм авиация узелы, Иделдәге иң зур елга порты да булып тора. Казанда метрополитен төзелеше бара. Аның беренче юл сызыгы 2005 елда ачылырга тиеш. Казан шәһәре Татарстан Республикасының төп икътисадый үзәге булып тора. Икътисад өлкәсендә эшләүчеләрнең 35 проценты биредә тупланган. Шәһәрдә зур һәм урта предприятиеләр – 151, шуларның 98 – акционер предприятиеләр. Шәһәр сәнәгатенең төп тармаклары: машина төзү һәм металл эшкәртү, авиа һәм җиһазлар төзү, химия һәм нефтехимия сәнәгатьләре, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате.

Казанда элемтә өлкәсендә дә иң алдынгы технологияләр кулланыла. Шәһәрдә телефон челтәре, радиотелефон, проводлы һәм кәрәзле телефон челтәре нык үскән.

Казан шәһәре халкыбызның һәм күпмилләтле республикабызның башкаласы булып тора. Бу халыкның үз теле, үз мәдәнияте, гасырлар буе килгән гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре бар. Милләтләр мәдәнияте үзәге булган Казаныбызда Ф.Шаляпин исемендәге традицион халыкара опера фестивале, классик балет фестивале үткәрелә. Шәһәребез рухи тормышының аерылгысыз өлеше булып татар халкының милли бәйрәмнәре Сабантуй, Нәүрүз һәм ел саен көтеп алынган 30 август, республика көне тора. Ул үзендә борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне, традицияләрне һәм Казанның бүгенге йөзен чагылдыра. Шәһәребезнең халыкара элемтәләре елдан-ел үсә һәм ныгый.

Казан шәһәре Туганлашкан Шәһәрләрнең Бөтендөнья Федерациясе, Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы, Халыкара Туганлашкан Шәһәрләр Ассоциациясе, Европа тарихи шәһәрләре һәм төбәкләре Ассоциацияләре, Россия шәһәрләре Берлеге, Россиянең муниципаль оешмалар Конгерессы кебек халыкара оешмалар әгъзасы булып тора.

Акча берәмлеге Россия тәңкәсе. Россия Үзәк Банкы тарафыннан куелган чит ил валюталарының курслары турындагы мәгълүматларны Россия Үзәк Банкы серверында күрергә мөмкин. Казан банкларында пластик карталардан файдаланып була. Дәүләт банклары иртәнге 9:00 кичке 19:00 кадәр эшли. Банклар шимбә көнне кичке 16:00 кадәр эшли, якшәмбе - ял көне.

Музейлар иртәнге 10:00 кичке 17:00 кадәр эшли. Дүшәмбе көнне ял итә.

Казанда Мәскәү вакыты. Климат – уртача-континенталь. . Гыйнварның (иң салкын ай) уртача температурасы - 14 градус, июльнеке (иң җылы ай) +19 градус.

© senior-danif

Бесплатный хостинг uCoz