Болгар дәүләтенең мәдәнияте

Болгар бик тыгыз элемтәдә торган Көнчыгыш мөселмән дәүләтләре ул вакытта (8-13 нче гасырларда) мәдәни яктан бик нык илләр булалар. Шунда яшәгән астроном Әл - Бируни, атаклы медик - табиб Әбу Гали Сина, философ Әл - Фараби, математик Әл - Хәразми бик зур галимнәр булалар. Болгарлар борын борыннан яза белгәннәр. Башта алар тамгаларга охшаган рун хәрефләре белән балавызланган такталарга, эшкәртелгән каен тузларына сөяктән эшләнгән очлы каләмншр белән яза торган булганнар. Ислам дине белән гарәп язуы да килеп кергән. Урта Азиядән кәгазь дә алып кайта башлыйлар. Шуннан соң каурый яки камыш каләмнәр белән карага манчып язу һөнәре үсә.  10 нчы гасыр башларында шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да башлангыч мәктәпләр булган. Һәр мәчет каршында мәдрәсәләр ачылган. Анда илгә кирәкле белгечләр әзерләгәннәр. Тагында югарырак беле алу өчен, болгар укымышлылары Урта Азиянең фән, гыйлем үзәкләренә китткәннәр. Кайбер Болгар галимнәре шунда ук үзләре дә укытканнар. Шундыйлардан Хуҗа Әхмәт Болгари хәзерге Әфганстан Азия, Һиндстан эченә алган газнәлеләр дәүләтенең иң бөек солтаны Мәхмүд Газнәвинеңостазы булган.

Болгар илендә математика, тарих, география, астрономия, химия, медицина  кебек фәннәр үскән. Болгар галимнәре үзләреннән 700 чакрымтөньякта астрономик күзәтүләр алып барганнар. Приборлар ярдәмендә дөнья якларын төгәл билгели белгәннәр.

Болгар архитекторлары матур биналар төзегәндә төрле математик хисаплаулар, сызымнар эшләгәннәр.

Болгарларда медицина да алга китә. Аеруча болгар табибларының дарулар турынлагы хезмәтләре еракларга билгеле була. Борһанетдин Ибраһим Йосыф улы Болгари гади дарулар турында, ә Таҗетдин Юныс улы Болгари агулану очракларында дәвалану турында китаплар язалар. Ә болгар табибы Хуҗа Әхмәд Болгари бөтен ислам дөньясына шөһрәт казана. Ул, Болгар иленнән китеп, Әфгәнстанда Газнә шәһәрендә табиблык итә. Аның тылсымлы шифасы белән күпләр аякка баса.

Болгар илендә язучылар, шагыйрьләр дә күп булган. Кол Гали 1212 - 1233 елларда "Кыйссаи Йосыф" исемле китпа язган.

Алтын Урда мәдәнияты.

Алтын Урда мәдәнияты - күчмә халык һәм шәһәр мәдәниятләре кушлмасы ул. Болгар шәһәре Алтын Урданың беренче оешкан үзәгенә әйләнә. Аны олылап, Җучи ханнарының "Алтын тәхете" дип йөрткәннәр. Оешып килгән дәүләтнең беренче акча басу урыны да Болгарда булган. Анда Алтын урда ханнары исеменнән генәт түгел, бөтен дөнья империясе хакимнәре исемнәре белән тәңкәләр басыла. Акчаларда аеруча барс, ике башлы каракош рәсемнәренең күплеге күзгә ташлана.

Алтын Урда шәһәрләрендә болгар һөнәрчеләре эшләгән көндәлек савыт - сабалар, хуңалык кирә - ярагы, бизәнү һәм башка көнкүреш әйберләрен еш очратырга була. Биналарны үзәктән, идән астыннан җылыту җайланмасы да урда шәһәрләренә Болгардан керә.

© senior-danif

Бесплатный хостинг uCoz