Алка - барлык татар хатын - кызлары арасында иң киң таралган бизәнү әйбере. Алкаларның аерым төре әллә ни әһәмиятле булмаган. Һәркем үзенә ошаганын сайлап алган. Гомүмән алганда, чагыштырмача зур булмаган алкалар такканнар.

Алъяпкыч. Ул төрле чорларда, татар хатын - кызлар киеме буларак, аерым урын алып торган. XIX гасыр ахырына кадәр алъяпкычны авылда да, шәһәрдә дә эш эшләгән вакытта гына кигәннәр. Соңга табарак алъяпкыч барлык татар авыл кызларының кешелеккә кия торган киемнәренең аерылгысыз өлешен тәшкил иткән.


Башмак - татарларда шактый киң таралган аяк киеме. Бай тормышта яшәүче татарларның, бигрәк тә шәһәрдәгеләрнең, тормыш - көнкүрешендә башмаклар киң файдаланылган. Аларны хатын - кызлар да, ир - атлар да киеп йөргән. Ир - атлар башмакны өйдә генә кисә, хатын - кызлар исә һәркайда даими кигән. Аларны төсле күннән теккәннәр.


Баш хәштәсе. Ул баш әйләнәсе озынлыгындагы яссы көмеш чылбырдан тора. Аңа кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, озынча җиз тәңкәләрдән торган өч асылмалы бизәк беркетелгән була.


Бишмәт - эләктермәле, озынрак итеп тегелгән өс киеме.


Беләзек. Беләзекләр ике төрле була: беренчесе тоташ кисәктән ясалган һәм чылбыр рәвешендәге ике - өч шар ватыгы кисәкчәләреннән тоташтырып эшләнгән беләзекләр; икенчесе - төрле чылбыр формасындагы бизәкләрдән ясалган.

Бүрек - кышкы баш киеме. Татар бүреге ике төрле - ярымсфералы һәм цилиндр формасында булган. Ярымсфералы бүрекләр биек булмаган цилиндрны хәтерләтәләр. Аларны еш кына кырпулы бүрек дип тә йөртәләр. Шәһәр бурҗуазиясе, интеллегенция һәм сәүдәдә эшләүчеләр арасында бигрәк тә 10 см биеклектәге цилиндр шикелле, яссы өсле, кара төстәге тоташ каракүлдән тегелгән бүрекләр киң таралган булган. Аларны кара бүрек дип йөрткәннәр. Кайчагында шундый ук бүрекләрне бәрән тиресеннән дә (илтер) хәзерләгәннәр. Гомүмән, андый бүрекләрне дин әһелләре киеп йөргән.

Изү - татар хатын - кызларының якадан алып аска чаклы бөтен күкрәкләрен каплый торган көрәк формасындагы үзенчәлекле бизәнү әйберсе. Изүнең нигезе тукыма яки киндердән тора. Тукыманы төрле рәсемле укалы тасма белән тоташ теккәннәр. Кырыйларын күбесенчә кызыл яки башка төсле тукымадан бөрмәле итеп тегеп чыкканнар. Укалы тасмаларны, гадәттә, акчалар, төймәләр, сәдәфләр, тәңкәләр белән бизи торган булганнар.

Калфак - бәйрәмнәр вакытында татар хатын - кызлары кия торган үзенчәлекле баш киеме. Төрле катлау кешеләре кигәнлектән, аларны шәһәр һәм авыл калфаклары дип, икегә бүлеп йөрткәннәр.

Камзул - ир - атларның күлмәк өстеннән киелә торган киң таралган киеме. Төрлечә тегелештәге камзулларны барлык татарлар да диярлек киеп йөргәннәр. Элегрәк камзулны төрле төстәге әдрәс яки бикасәб дип аталган бохара тукымасыннан тегә торган булганнар.XIX гасыр ахырында аларны күбесенчә фабрикада тукылган калын тукымадан теккәннәр. Камзул өйдә киеп йөри торган җиңел өс киеме булып та исәпләнгән. Урамда, бигрәк тә шәһәр урамнарында, камзулдан йөрү килешмәгән.

Каптырма - казан татарларның төрле типтагы киң таралган бизәнү әйбере. Шулар арасыннан игътибарга лаек булганын -  ир - атларның күптөрле ташлардан үреп яки чүкеп бизәлгән 5 - 7 см зурлыгындагы бил каешы каптырмасын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Икенчесе - шулай ук киң таралган, хатын - кызларның зурлыклары белән аерылып торган камзул һәм беләзек каптырмалары. http://luiza-m.narod.ru/smi/tarih/17-narod-odej.htm

Киез итек - баскан итекләр. Кыш көне матди мөмкинлекләре булган татарлар үзләре йоннан баскан киез итекләр киеп йөргәннәр. Кунычының өске өлешенә бизәк төшерелгән ак итекләрне барыннан да артыграк күргәннәр. Алар яхшы һәм затлы саналган.

Киез ката - йоннан басылган аяк киеме. Кыш көне, гадәттә, олы яшьтәге ир - атларның күбесе читекләр өстеннән киез ката киеп йөри торган булганнар.

Кәвеш - тупас калын күннән эшләнгән каты табанлы аяк киеме.

Кәзәки - чын мәгнәсендә җиңел, эләктермәсез (төймәсез) өске кием. Тегелеше буенча ул озын камзулга охшаган. Аерма шунда: кәзәки кул чугына хәтле җиткән озын җиңле һәм билдән аста киңәйтебрәк тегелгән.

Күкрәкчә - элеккеге вакытта хатын - кыз киеменең бер өлеше. Аны күлмәк эченнән кигәннәр, ләкин изү (яка) уемыннан ул һәрвакыт диярлек күренеп торган.

Күлмәк - XIX гасырдагы татар ирләр киеме. Ул тезгә кадәр диярлек җиткән, озын һәм киң итеп тегелгән, турыга уелган изүле (якалы) булган.

Толып - татарларның тиредән (мехтан) тегелгән өс киеме. Толып урта хәлле һәм таза тормышлы крестьяннарның бишмәт өстеннән кия торган юл киеме буларак киң таралган. Толыпларны дупланган тиредән теккәннәр.

Тула оек. Авыл җирендә яшәүче Казан татарлары аякча өстеннән үзенә бер төрле, эрләнгән ак төстәге калын җептән бәйләнгән тула оек киеп йөргәннәр. Аннары чабата кия торган булганнар.

Тун - татарларның кышкы киеме. Ул өч төрле булган: билле тун, билсез һәм кыска тун.

Түбәтәй - татарларның төп баш киеме. Түбәтәйнең берничә төре кулланылышта булган. Шуларның иң киң таралганнары - кәләпүш һәм такыя. Такыя - ярымсфера, ә кәләпүш киселгән тәбәнәк конусны хәтерләтә. Кәләпүшнең өске һәм кырпу өлеше аерым киселгән, ә такыя аерым клинле формада буй - буй кисеп тегелә. XIX гасыр ахырыннан башлап, күбесенчә кәләпүшкә охшаган түбәтәй киеп йөри башлаганнар. Аларны аяк киемнәрен чигеп көн күрүче һөнәрчеләр күпләп тегеп сатканнар.

Хәситә - татар хатын - кызларының киң таралган бизәнү әйбере булып санала. Аны сул җилкә аркылы уң кулга кигәннәр һәм ул, орден тасмасы кебек, күкрәкне әйләндереп алган. Гадәттә, хәситәне 5 - 10 см киңлектәге, 30 - 35 см озынлыктагы тар буын формасында, тотрыклы һәм каты булып торсын өчен аскы өлешенә катыргы куеп, төсле (еш кына сары төстәге) тукымадан теккәннәр. Аның култык астына туры килгән урынына дога язылган янчык (бөти) тегеп куя торган булганнар.

Чабата. Элегрәк татарларның юкә кабыгыннан үрелгән төп аяк киеме булып саналган. Ул башка халыкларның чабатасыннан төрле билгеләре белән аерылып торган. Чабатаның табанын кыеклап, йөзен (алгы өлешен) туры итеп үргәннәр. Аның алгы өлеше бик зур булмаган, ян - яклары һәм арты тәбәнәк булган. Гомүмән алганда, татарларның чабаталары иң очсыз һәмуңайлы аяк киеме булып исәпләнгән. Аның уңын - сулын аерып торасы булмаган, кайсы аякка кисәң дә яраган. Татарлар балаларына үсмер яшькә чаклы я күн, я башка төрле аяк киеме киертергә тырышканнар. Чабата ярлыларның аяк киеме булып саналган. Таза тормышлы һәрбер татар кешесе чабатаны күн аяк киеменә алыштыру ягын караган. Урта Идел буенда яшәгән башка халыклар белән чагыштырганда, элеккеге татарларның тормыш - көнкүрешендә күн аяк киемнәре киңрәк кулланылыш тапкан.

Читек - йомшак күннән тегелгән йомшак табанлы аяк киеме. Аларны мөмкинлеге булган ир-атлар да, хатын-кызлар да кигән. Ир-атлар читеген тоташ күннән, тезгә чаклы кунычлы итеп тарттырып теккәннәр. Кыйммәтле читекләр кунычының өске өлеше кызыл яки яшел сафьяннан кайтармалы итеп тегелгән булган. Хатын-кыз читекләрен төрле төстәге (сафьян яки хромнан) теккәннәр. Төсле күннән башта рәсем-бизәк кискәннәр, аннары ефәк һәм хәтта алтын җепләр белән тегеп чыкканнар.

Чолгау белән аяк балтырын ураганнар. Бу чабатаның ничек үрелгән булуына бәйле булган. Кайвакыт чолгауны читек эченнән дә ураганнар. Шунысы кызык, Казан татарлары тормышында кулланылмаса да, чолгау туй йолаларында очрый. Яшь кәләш, башка нәрсәләр белән бергә, киявенә бүләк итеп, аяк башы чолгавы да әзерләргә тиеш булган. Өйләнешкәннән соң, яшькияү хатыны янына беренче тапкыр шушы чолгауны урап барырга тиеш булган. Гадәттә, чолгауларны төрле бизәкләр төшереп чиккәннәр, ләкин туйдан соң ул беркайчан да кулланылмаган, бәлки сандык төбендә истәлек булып сакланган.

Чулпы - төрле яшьтәге татар хатын-кызлары яратып куллана торган бизәнү әйбере. Аны яшүсмер чактан тага башлаганнар. Гади генә юл белән кара бауга бәйләнгән яки тоташтырып тегелгән бер-ике, кайчагында аннан да күбрәк эре көмеш акчалардан торган чулпыларны, билдән астарак төшеп торырлык итеп чәч толымнарына бәйли торган булганнар.

Чәч тәңкәсе яисә тезмә - кызларның чәчләренә тага торган бизәнү әйбере. Ул 2-3 см киңлектә, 80 см озынлыкта тар гына ике киндер тукыма кисәгеннән, ефәк тасмадан яки укалы тасмадан тора.

Ыштан, чалбар - татарларның эчке киеме. Ул ике төрле булган: эчтән киелә торганы ыштан дип, аның өстеннән, тыштан киелгәне чалбар дип аталган. Ыштанны ачык төстәге юка тукымадан, ә чалбарны калынрак тукымадан тегә торган булганнар.

Эшләпә - авыл халкының җәйге баш киеме. Элек-электән казан татарлары түгәрәк өсле, аска бөгелгән киң кырлы ак киез эшләпә кияргә яратканнар. Шәһәр интеллигенциясе һәм эшче яшьләр арасында күбрәк караңгы төстәге шәһәрчә эшләнгән фетр эшләпәләр киң таралган була.

Яулык, шәл - татар крестьян хатын-кызларының киң таралган баш киеме. Аның турыдан-туры башка бәйләнә торганын яулык дип, ә аның өстеннән бөркәнә торганын шәл дип йөрткәннәр.

Яка чылбыры - үтә дә үзенчәлекле муен-кукрәк бизәнү әйбере. Озынлыгы 5-6 см лы ярыйсы гына зур ике каптырмадан тора. Ул чүкелеп яки үрелеп, кыйммәтле ташлар белән бизәлеп ясалган.

Җилән, чикмән - туры итеп тегелгән җиңел өс киеме. Җиләнне башлыча шәһәр кешеләре кигән. Аны күпчелек очракта я чәчәкле, я яшел яки сары төстәге бертөрле генә тукымадан, ә кайчагында парчадан тегә торган булганнар. Җиләннең озынлыгы идәнгә кадәр җитә торган булган. Ул тар һәм кулны капларлык озын җиңле булган.

Чикмән -Казан татарларының җиләнгә охшаган өс киеме. Ул да кулны капларлык озын җиңле булган һәм карангы, бертөсле тукымадан тегелгән, кешелеккә кия торган кием буларак, чикмәнне абруйлы кешеләр, мәсәлән, укытучылар һәм таза хәлле олы яшьтәге татарлар киеп йөргәннәр. Аны җәйге пальто урынына да кигәннәр. Шәһәрләрдә Октябрь инкыйлабына кадәр һәм аннан соңгы беренче елларда кигәннәр.

Аякча. Ел фасылына карап, ир - атлар киндердән яки постаудан тегелгән аякча чолгаганнар. Таза хәллеләр аның өстеннән озын кунычлы күн аяк киеме (читек), ә ярлылар чабата кигәннәр.

© senior-danif

Бесплатный хостинг uCoz