|
|
Аулак өй. Олы кешеләр өйдә юк чакта, буйга җиткән кызлы йортта аулак өй үткәргәннәр. Анда кызлар төрле кул эшләре эшләгәннәр, пешеренеп сыйланганнар. Аулак өйләргә егетләр кертелмәгән. Тәртип саклау максатыннан, өлкән яшьтәге берәр хатын - кыз яки әбине чакырганнар. Аулак өй авыл яңалыклары, аш - су турындагы сөйләшүләрдән башланган, җыр - бию, төрле уеннар белән дәвам иткән.
Җиләк бәйрәме җәй башында җиләк өлгергән чорда уздырылган. "Чәчәк бәйрәме" һәм "Тәкыя бәйрәме" кебек үк, ул яшҗ кызларның ял итү һәм күңел ачу бәйрәме булып та саналган.
Җыен. Традиция буенча алдан билгеләнгән бер көнне авыл халкы күрше авыл кешеләрен кунакка чакыра. Гадәттә, бу бәйрәм жомга көнне башланган һәм өч-дүрт көн дәвам иткән. Җыенны һәрвакыт җәй көне, урак эшләре башланганчы бәйрәм иткәннәр. Аңа хәзерлек эшләре алдан алып барылган. Яшьләр тарафыннан оештырыла торган кайбер уеннар һәм күңел ачулар сабантуй бәйрәмендәгеләргә охшаш булганнар. Ләкин ат чабышлары, көрәш һәм башка спорт ярышларының уздырылмавы белән җыен сабантуйдан бик нык аерылып торган. Аның каравы, җыр,бию, музыка көне буе бер дә тынып тормаган. Кызлар, егетләр бергәләп, рәхәтләнеп күңел ачканнар, ял иткәннәр. Җыен вакытында егетләр тирә-юньавыллардан җыелган кызларга күз салганнар: очрашканнар, кавышканнар, соңыннан - парлашканнар. Кыскасы, җыен яшьләр арасында иң киң танылган бәйрәмнәрнең берсе булган.
Каз өмәсе. Беренче салкыннар башланып, кар төшү белән, авыл кешеләре йорт кошларын: каз, үрдәк, күркәләрне суеп, кышлык ит әзерли. Шуның белән язгы, җәйге һәм көзге мәшәкатьләргә күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясала. "Каз өмәсе" бер яктан, татар халкынын рухи байлыгын, әхлакый сафлыгын, югары тәрбиягә ия булуын билгели. Өмә мәзәксез, җыр-биюсез, музыкасыз буламени?! Аның әле тагын бер ягы бар: өмә яшьләрнең, гашыйкларның бер-берсе белән танышу, очрашу урыны да.
Карга боткасы, карга туе - XIX гасырда бу бәйрәм балалар бәйрәме генә булып саналган. Аны иртә язда, кара җир күренә башлагач, аксакаллар әйткән аерым бер көнне үткәргәннәр. Бала-чага, авыл буенча өйдән-өйгә йөреп, ярма, сөт, май, йомырка җыеп йөргәннәр. Шулай җыйган ризыклардан болында, тауда, басуда, бер-ике өлкән яшьтәге хатын-кыз җитәкчелегендә, зур казанда ботка пешергәннәр. Сыйланырга бөтен авыл баласы җыелган. Һәркайсы савыт, кашык алып килгән. Шунда төрле уеннар уйный торган булганнар.
Сабантуй - игенчелек белән көн күргән Идел буе казан татарларының бик борынгы бәйрәмнәреннән берсе. Ул язгы кыр эшләре башлану хөрмәтенә үткәрелгән. Сабантуй бәйрәмен уздыру ике өлештән тора: 1) бүләк җыю һәм 2) бәйрәм уздыру.
Урнаш өй яки урнаш кичәсе - аулак өйнең бер төре. Ул шулай ук хуҗалар өйдә юк вакытта егетләр яки кызлар тарафыннан оештырылган. Урнаш өйнең ишекләре һәркем өчен ачык булган. Бу кичәләрдә кызлар бер дә кул эшләре тотмаганнар. Бирегә бары тик күңел ачу һәм ял итү өчен генә җыелганнар. Мондый кичәләр көзге яки кышкы кичләрдә, эштән бушаган араларда үткәрелгән.
|