1551 елның октябрендә Мәскәүгә Казанның иң мөхтәрәм әмирләреннән, аксакалларыннан төзелгән илчелек килеп төшә. Алар, казанлылар үзләрнең Тау ягындагы биләмәләреннән ваз кичмиләр, ул җирләрдән килгән керем дә Казанныкы булырга тиеш дип, патшага мөрәҗәгать итәләр. Иван IV бу тәкъдимнәрне тупас рәвештә кире кага һәм илчеләрне кулга алырга боера. Бу хәл казанлыларның ачуларын бик нык кабарта. Шаһгал хан, халыкның ризасызлыгын бетерү турында уйлыйсы урынга, аның сәясәте белән канәгать булмаган кешеләрне каты җәзага тарта. Бик күпләр корбан була. Рус патшасы Казан белән килешергә түгел, киресенчә, аны тизрәк буйсындырырга омтыла. Аның мәкерле уе 1552 елның февралендә тәгаен ачыла. Иван IV нең исәбе — казанлыларны үзенә тугрылыкка ант иттереп, аларның җирләрен тыныч юл белән Рус дәүләтенә кушу. Март башында казандылар антын кабул итү өчен, Иван IV нең наместнигы килергә тиеш була. Шаһгали шулвакыт Казанны калдырып китә. 1552 елның 9 мартында, рус наместнигы Казанга киләсе көнне, халык баш күтәрә. Берәү дә үз теләге белән русларның колы булырга теләми. Казандылар русларның шәһәрдәге хәрби отрядларын тар-мар итәләр. Бушап калган Казан тәхетенә Әстерханнан Ядъкәр хан чакырыла. Мәскәүдә шулай ук хәлиткеч яуга әзерләнәләр һәм гаять зур гаскәр туплап (150 меңнән артык сугышчы) Казанга юл тоталар. 1552 елның августында рус яулары Казанга килеп җитәләр. Шәһәрне шунда ук камап алалар. Казан искитәрлек дәрәҗәдә яхшы ныгытылган була. Иван IV аны ничек кулга төшерү турында уйлана башлый. Казан халкы бердәм булып туган каласын сакларга күтәрелә. Шәһәр сакчыларының кораллары, бигрәк тә туплары, аз була. Шулай да алар каушап калмыйлар. Дошман тылында каһарман партизан Япанча атлылары русларга көн күрсәтми. Көтмәгәндә әледән-әле шәһәр капкасыннан атлы сугышчылар чыгып, дошман өстенә ыргылалар һәм, русларны туздырып, күз ачып йомганчы яңадан крепостька кереп югалалар. Мондый сугышлар бер ай чамасы дәвам итә. Сентябрь урталарында Япанча отрядлары камалышка эләгә. Арча шәһәре яндырыла. Казан өчен көрәш тагын да кискенләшә. Шәһәр өстенә көне-төне уклар, ут ява. Чит илдән махсус чакырылган хәрби остазлар кремльнең биек диварларын, манараларын ничек җимерттерергә план коралар. Аларның киңәше белән ныгытмалар астына тирән чокырлар казыйлар һәм шунда дары мичкәләре тутыралар. Көчле шартлаудан җирләр селкенә. Кремль диварларының бер өлеше һәм манарасы җимерелеп төшә. Ләкин казанлылар бирелергә теләми. Шәһәрне саклап калырга мөмкин түгеллеген аңласалар да, соңгы сулышларына кадәр көрәшәләр. 1552 елның 15 октябрендә руслар бөтен фронт белән штурмга күтәреләләр. Алар тагын берничә урыннан шәһәр диварларын шартлаталар һәм таш капкадан үтеп керәләр. Урам сугышлары башланып китә. Казанлыларның бу кадәрле үз-үзләрен аямыйча сугышуы руслар өчен көтелмәгән хәл була. Урамнардан кан инешләре ага. Йорт-каралтылар яндырыла. Мәчетләр җимертелә. Бөтен җирдә канга баткан гәүдәләр аунап ята. Тарихыбызның мондый вәхшилекне беркайчан да күргәне булмый. Бу вакыйгалардан соң еллар, гасырлар үтте. 12 октябрь көне халык хәтерендә һаман олы фаҗига булып яши. 12 октябрь — Хәтер көне, бәйсезлегебез өчен изге көрәштә һәлак булган ерак бабаларыбызны искә алу көне. |
|
|
|
© senior-danif |