![]()
Ссылки
|
Олуг Болгар шәһәре![]() ![]() Бүгенге тарихБолгар заповеднигы федераль дәрәҗәдә Татарстан Республикасы өчен тарихи һәм мәдәни мирас буларак бик әһәмиятле объект. 1998 елда Болгар заповеднигы ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәният мирасы исемлегенә кертелү турында сөйләшү була.Болгар... Нинди бөек һәм гүзәл сүз! Дистәләгән буыннарның изге тарихы! Ул Идел буенда урнашкан Россия мөселманнарының чал тарихка баш ию урыны. Болгар нигезе хәрабәләренә бару кечкенә хаҗ кылу белән бер. Тарихка бай шәһәрләр – Татарстанның хәзинәсе.Әлеге тарихи шәһәрне саклау, үстерү буенча "Яңарыш фонды" эшли. Фондның җитәкчесе Минтимер Шарипович Шаймиев. |
Болгар (лат. тат. Bolğar, рус. Болгар) — Татарстанның көньяк-көнбатышында, Иделнең сул як ярында (Куйбышев сусаклагычы) урнашкан, район буйсынуындагы шәһәр. Спас районы үзәге (1930). 1991 елга чаклы Куйбышев.Болгар ТарихыМоннан берничә гасырлар элек Төньяк Кавказ далаларында, Азов һәм Кара диңгез буйларында, Дон һәм Дунай тигезлекләрендә Бөек Болгар дәүләте яшәгән. Дәүләт башлыгы һәм аңа нигез салучы Кобрат хан булган. Аның үлеме белән Бөек Болгар дәүләте дә таркала башлаган. Кайбер кабиләләр туган якларыннан китеп, яңа урыннарны – Урта Иделне үзләштергәннәр. Болгар якларының табигате искиткеч бай һәм матур!Бөек Болгар юлыБолгарлар үзләренең шәһәре өчен иң уңайлы булган Иделнең бөек ярын сайлаганнар. Шәһәр бер яктан балык тоту һәм аулау өчен уңайлы шартлар тудырса, икенче яктан Болгар халкын зур, биек корылма саклый, ә өченче ягында – ямьле су юлы. Елга агымы буенча югары өлешенә барсаң, Балтик диңгезенә, ерак Төньякка килеп чыгасың, ә аскы өлеше Каспий диңгезенә килеп тоташа. Идел – сәүдә елгасы булган. Аны бөек Болгар юлы дип йөрткәннәр. Болгарлар Урта Азия, Кытай, Византия, Рус илләре белән тыгыз элемтәне ныгытуда зур эш алып барганнар. |
|
|
|
|
© senior-danif |