Татар халык авыз иҗаты

Мәзәк кечкенә формадагы көлкеле эчтәлекле әсәр. Аның тапкыр һәм көтелмәгән чишелеш белән тәмамлануы жанрның үзенчәлекле билгеләре булып таныла. Мщзщкнең төп идея - эстетик кыйммәте тормыштагы төрле тискәре күренешләрне сатира - юмор ярдәмендә фаш кылуы, әдәп - әхләк нормаларын ныгытуга, кешеләрдә, бигрәк тә яшь буында югары сыйфатлар тәрбияләүгә ґрдәм итүе белән билгеләнә.

***

Кечкенә Наил бик начар укый: көн саен я икеле, я өчле генә алыйп кайта.
Әнисе, улын оялтмакчы булып:
- Әнә күр әле: Фәнис гел бишлегә генә укый. Фәнистән үрнәк ал! – дип тора икән.
Беркөн Наил мәктәптән бик шатланып, авызын ерып кайта икән.
Әнисе, гаҗәпләнеп:
- И, улым, күреп торам: бүген бишле алдың, шулай бит?
- Юк, әни, Фәнис икеле алды! – дигән малай.

***

Кайсыбыз патша

 Бер патша шәһәргә бара. Юлда бер крестьянны очрата. Шәһәргә юл күрсәтү өчен, ул крестьянны үз янына утырта. Юлда крестьян әйтә: "Патшаны күрәсе иде, аны ничек танып булыр икән?” – ди. Патша әйтә: "Патшаны күргәч, бөтен кешеләр баш киемнәрен салып тез чүгәләр. Шуннан танырга була”, - ди.

Болар шәһәргә керү белән,барлык халык баш салып тез чүгә. - Монда баш киемен салмаган без генә калдык. Димәк, икебезнең беребез патша булып чыга инде, - ди.

***

Иренгән ике эшләр

Бик ялкау бер малай бар икән. Бервакыт ул әтисе белән базарга барырга чыккан. Юлда бер ат дагасы күргәннәр. Әтисе әйткән:

- Бар, улым, ал әле шул даганы. Базарда сатып үзеңә чия алырмын, - дигән. Мала төшмәгәч, әтисе үзе төшеп алган.

Базарга баргач, даганы сатканнар да шуңарга бер стакан чия алганнар. Бер стаканга йөз чия кергән. Кайткан чагында әтисе юри генә бер чияне җиргә төшергән. Малае җирдә чия күргәч, түзә алмаган, төшкәндә чияне алып менеп ашаган. Улы арбага менүгә, атасы тагын бер чияне җиргә төшереп җибәргән. Малае бу чияне дә төшеп алган. Шул рәвешчә малай бер тапкыр төшәсе урынга, кайтканда йөз кабат төшәргә мзҗбүр булган.

 Мөнәҗәт-(гарәпчәдән) ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ярлыкауны сорау дигән мәгънәне аңлата: дини - интим эчтәлектәге әсәр...Мөнәҗәтләрнең барлык төркемнәре өчен дә, саф дини мөнәҗәтләрдән кала, хас булган төп сыйфат - ул да булса фаҗигалек (тргаизм). Ул барлык төркемнәр өчен дә уртак сыйфат. Фаҗига тулы мөнәҗәтләрне тудыручы сәсбәпләр кешенең гомер юлында еш туа. Борынгы чыганакларны,охшаш жанрларны эзләү, төрки халыкларның язма ядкярләренә мәңгеләштерелгән.

Менэ шундый заман житэр

Доньяда иман бетэр, халык карар унга - сулга,
Изге гамэл хис кылмаслар маллары куп булганга.

Ата-анадан хэят бетэр, балаларга шэфкать бетэр,
Туганнардан рэхим бетэр, менэ шундый заман житэр.

Биналары биек булыр, эче тулы зиннэт булыр,
Доньясы бозык булыр, менэ шундый заман житэр.

Зур-зур биналар салырлар, ашыгып ана барырлар,
Эчеп гауга кубарырлар, менэ шундый заман житэр.

Яхшыларга юл ачмаслар, яманнарга суз катмаслар,
Ахирэт, дип хич эйтмэслэр, менэ шундый заман житэр.

Машиналар чабып торыр, кайберлэре авып торыр,
Халыклары улеп торыр, менэ шундый заман житэр.

Ата-ана карап торыр, балалары хокем итэр,
Ни булганын хичкем белмэс, менэ шундый заман житэр.

Уз туганын танымаслар, хэлен барып сорамаслар,
Чит кешене дус курерлэр, менэ шундый заман житэр.

Жаннары да хич тыныч булмас, тэннэрендэ сихэт булмас,
Кайда кем нишлэрен белмэс, менэ шундый заман житэр.

Бәет сүзе гарәп теленнән алынган. Ул ике юллы тезмә әсәр дигән мәгънәгә ия. Заманалар узгач, бу сүз тезмә әсәрнең һәр ике юллыгын гына билгеләүдән туктый һәм тора-бара тулы бер шигьри әсәр, хәтта татар халык иҗатының аерым бер җанры бәет дип атала башлый.
Бәетләрдә гәүдәләнгән образларның күбесе чынбарлыкта булган тарихи шәхсесләргә - прототипларга нигезләнәләр. Еш кына бәетләрдә фаҗигале вакыйгалар үзәккә алына. Ләкин җанрның эчтәлеге һәм образлар системасы моның белән генә чикләнми. Алар арасында конкрет вакыйга белән бәйләнеше булмаганнары да бар. Төп урынны трагик яки киеренке драматик эчтәлекле әсәрләр алып торса да, сатирик яки юмористик бәетләр дә очрый.
Бәет җанрының борынгылыгы турында аның төзелешендәге югарыда күрсәтелгән үзенчәлекле элементлар да сөйли. Бисмиллаһи вә билләһи кебек дини сүзләр яки әсәрдә тасвирланачак вакыйганың вакытын күсәтеп башлау - күпчелек бәетләргә хас уртак сыйфат. Мондый башламнарның икесе дә халыкның борынгы йолалары белән бәйләнгән булса кирәк. Беренче очракта ул - дини доганың башы булса, икенче очракта - мөһим тарихи вакыйганың яки аерым кеше тормышында булып узган берәр хәлнең көнең, аен, елын халык күңелендә мәңгеләштереп калдырырга ярдәм итә.

Татар афоризмнары арасында әдәби - эстетик кыйммәте буенча да, сан ягыннан да төп урынны, һичшиксез, мәкальләр алып тора.

"Мәкаль" атамасы безгә гәрәп теленнән кергән. Аның мәгънәсе "сөйләү", "әйтеп бирү", "урынлы әйтелгән сүз" дигәнгә туры килә. Мәкальләр үз эчләренә халык акылын, вның мең еллар буена тупланып килгән бай тормышын тәҗрибәсен сыйдырганнар.

Авыр тормыш тилмертә, җиңел тормыш тилертә.
Агач күрке - яфрак, адәм күрке - чүпрәк.
Адым-адым - юл булыр, тамчы-тамчы - күл булыр.
Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.
Азгын ауга чыкса, артыннан гауга чыгар.
Азгынга ияргән азар, бозгынга ияргән бозылыр.
Акыллының уендагы акылсызның телендә.
Ак эт бәласе - кара эткә.
Алдан кычкырган кәккүкнең башы авырта.
Алла бу кулыңны теге кулыңа мохтаҗ итмәсен.
Алладан курыкмаганнан курык.
Алма агачыннан ерак төшми.
Алпарына күрә толпары. (алпар - рыцарь)
Алтмыш көн атан булганчы, алты көн бура бул (атан - печкән дөя; бура - айгыр дөя)
Алтыдагы - алтмышта.
Алтын - таш, алабута - аш.
Ана күңеле балада, бала күңеле - далада.
Арба ватылса - утын, үгез үлсә - ит.
Ата малы - атналык.
Ат аунаган җирдә төк кала.
Ат дагалаганда бака ботын кыстырган ди.
Ат күрке - ял, егет күрке - мал.
ыныч колагым.
Ач хәлен тук белмәс.
Ачның ачуы яман.
Ашаган белми, тураган белә.
Ашаганда колагың селкенсен, эшләгәндә йөрәгең җилкенсен.
Ашаган малда өмет бар.
Ашыккан - ашка пешкән.
Аю “аппагым”, керпе “йомшагым” дип әйтә ди (баласына).
Аягың тәпелдәмәсә, авызың чәпелдәми.
Бакырны күпме ешсаң да алтын булмас.
Бала баласы балдан татлы.
Бала итәктә чакта сөйдерә, итәктән төшкәч көйдерә.
Бала күздән, адәм сүздән зыянлый.
Балалы өй - базар, баласыз өй - мазар. (мазар - зират)
Баланы биләүдән, хатынны тәүдән өйрәт.
Баласы елак булса, анасы чирак була. (чирак - ныклы)
Бал “бал” дисәң бер бетә, бармак тыксаң - гел бетә.
Балык башыннан чери.
Барлы булсаң - гөл сибәрләр йөзеңә; ярлы булсаң - көл сибәрләр күзеңә.
Бар чагында - бүредәй, юк чагында - шүредәй.
Батырга да ял кирәк.
Батыр ярасыз булмый.
Батыр яуда сынала.
Башлаган эш - беткән эш. (Ташлаган эш - үткән эш.)
Без капчыкта ятмый.
Беләге бар берне егар, белеме бар меңне егар.
Белмәгәннең беләге авыртмый.
Белмәү гаеп түгел - белергә теләмәү гаеп.
Бер казанга ике тәкә башы сыймый.
Бер картлыкта - бер яшьлектә.
Бер кискән ипи кире ябышмый.
Бер рәхмәт мең бәләдән коткара.
Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына.
Бит күрке - күз, тел күрке - сүз.
Бишектәге бишкә төрләнә.
Брат братның көтү көткәненә рад.
Букка тимә, сасысы чыгар.
Букка ярамаган көрәк бук көрәргә кирәк.
Булырдайның бугыннан билгеле.
Бурдан кала, уттан калмый.
Бурның бүреге яна.
Былтыр кысканга быел кычкырмыйлар. (Г.Тукайдан)
Бүре баласы бүреккә салсаң да урманга карый.
Бүре баласын үзе карасын.
Бүредән курыккан урманга бармас.
Вәгъдә - иман.
Дус башка, дошман аякка карар.
Дөнья куласа - әйләнә дә бер баса.
Дөрес сүзгә җавап юк. / Туры сүзгә җавап юк.
Дөя дә бүләк, төймә дә бүләк.
Дүрт аяклы ат та абына.
Егет булса мут булсын, ике күзе ут булсын.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
Егетлек кадерен карт белер.
Егет сүзе бер булыр.
Еракка яшерсәң, якыннан алырсың.
Ерактагы кояш җылырак.
Икәү белгәнне ил белә.
Ил авызына иләк каплап булмый.
Иренгән ике эшләр, саран ике түләр.
Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас.
Иртәгәсе өчен ишәк кайгырган.
Йомшак агачны корт баса.
Калган эшкә кар ява.
Каләм изгегә тартыр.
Капкан саен калҗа булмый.
Кара ипине җиксенсәң, кара көнгә калырсың. (җиксенү - ялку, өнәмәү)
Кар астыннан карга бугы да табылмый.
Кара халык - кара сарык.
Карама беләкккә - кара йөрәккә.
Карга күзен карга чукымый.
Картлык - шатлык түгел.
Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың.
Кемнең кулында - шуның авызында.
Кем эшләми - шул ашамый.
Керереңнән алда чыгарыңны уйла.
Керәшеннең акылы - керәле дә чыгалы.
Кеше булган кешенең һәр нәрсәдә эше бар.
Кешегә баз казыма - үзең төшәрсең.
Кешегә калган көнең - караңгы төнең.
Кешегә ышанма, бозга таянма.
Кеше күңеле пыяла, нык кагылсаң уала.
Кешене тыңла, үзеңнекен эшлә.
Кеше сүзе кеше үтерә. / Кешенең бер сүзе кеше үтерә.
Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә.
Киенә белми киенгән - оят җире күренгән.
Китап - белем чишмәсе.
Коега төкермә, суын үзең эчәрсең.
Корал эшләр, ир мактаныр.
Коры кашык авыз ерта.
Кул кулны юа, кул битне юа.
Кунак ашы - кара-каршы.
Кунак булсаң, тыйнак бул. (килә белсәң китә бел)
Кунакта яхшы, өйдә биш битәр.
Кырык мирнең көен көйләгәннән бер арбаның чөен чөйләгәнең артык.
Кыскалыкта - осталык.
Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленер.
Көнче көн күрмәс.
Көчең барда эшлә, тешең барда тешлә.
Көчленеке закон.
Көчле яман түгел - үчле яман.
Күздән ерак - күңелдән ерак.
Күз курка - кул йолка.
Күл болганыр - бер тонар, ил болганыр - бер тынар.
Күп йөрегән ни белер? Күп укыган - шул белер.
Күпкә китсә бал да ачы.
Күпне белсәң, тиз картаерсың.
Күпне теләсәң, аздан коры калырсың.
Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер.
Күршенең тавыгы да күркә булып күренә.
Күршенең теле шеште - бәләсе безгә төште.
Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе - ботак тишеге.
Май ашаган карга да кышлый, бук ашаган карга да кышлый.
Майда туның калдырма.
Майламасаң таба купмый.
Май чүлмәге тышыннан билгеле.
Мал да ашаган җиренә кайта.
Мал иясенә охшар.
Морҗаң кыек булса да төтене туры чыксын.
Ни чәчсәң, шуны урырсың.
Ният иткән - морадына җиткән.
Очкыннан ялкын кабына.
Оясында ни булса, очкынында шул булыр.
Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың.
Сабыр иткән - морадына җиткән.
Сабыр төбе сары алтын.
Сакал агармый акыл керми.
Сакланганны саклармын, дигән ходай.
Сакның сагы ятар, саксызның башы ятар.
Санаулы көн тиз үтә.
Сереңне ачма дустыңа - дустың сөйләр дустына.
Син дә мулла, мин дә мулла - атка печән кем сала?
Сукыр күп күрер, саңгырау күп ишетер.
Сәбәпсез яфрак та селкенми.
Тамчы тама-тама таш тишә.
Татар түрә булса, чабатасын түргә элә. (тупас гадәтләрен калдырмый)
Тау белән тау гына очрашмый.
Ташның олысын дус ташлый.
Таяк ике башлы.
Терсәкне тешләп булмый.
Тиле тиккә кызыгыр.
Тиле “тиле” дигән саен тигәнәк буе сикерә.
Тимерне кызуында сук.
Тимер тоткан тилмермәс.
Тормыш ул - яши белсәң кубыз кебек, белмәсәң - дуңгыз кебек.
Тотылмаган - бур түгел.
Турысын әйткән - туганына ярамаган.
Туры сүзгә җавап юк.
Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
Тычканга - үлем, песигә - көлке.
Тәвәккәл таш яра.
Уеннан уймак чыга.
Уйнап әйтсәң дә уйлап әйт.
Уку - энә белән кое казу.
Улым, сиңа әйтәм - киленем, син тыңла.
Утсыз төтен булмый.
Халык әйтсә хак әйтер.
Харам килгән әрәм китәр.
Хезмәтенә күрә хөрмәте.
Хисаплының малы исәпле.
Ходай бүрегә бәхет бирсә, тешен сындырып бирә ди.
Хәерченең акчасы әтәч булып кычкыра.
Хәйләсез дөнья файдасыз.
Хәрәкәттә - бәрәкәт.
Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит.
Чакырган җиргә бармасаң, чакыруга зар булырсың.
Чебен дулап тәрәзә ватмый.
Чиләгенә күрә капкачы.
Чирен яшергән - үлгән, бурычын яшергән - бөлгән.
Чир китә - гадәт кала.
Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул.
Читне макта - илеңдә тор. (Шәһәрне макта - авылда тор.)
Эт авызыннан сөяк алып булмый. ("Алырсың, эт авызыннан сөяк!")
Эт котырса, төнгә табан.
Эт күңеле - бер сөяк.
Эт оясында көчле.
Этсез куян тотып булмый.
Эт симерсә иясен тешли.
Эт этлеген итәр.
Эт эченә сары май килешми.
Эт өрер - бүре йөрер.
Эше барның ашы бар.
Эшлегә сәгать җитми, эшсезгә сәгать үтми.
Эшләгәнең кеше өчен булса - өйрәнгәнең үзең өчен.
Эшләмәсәң эш көне - ни ашарсың кыш көне? (колхоз мәкале)
Эшчән бәхетен эшендә күрер, ялкау бәхетен төшендә күрер.
Эшчәнгә эш язган.


© senior-danif

Бесплатный хостинг uCoz