|
|
«КАПКАСЫ БИЕК ТАШ КАЗАН»
(«Идегәй» дастаны)
Казанның ерак гасырларга илтә торган олы тарихы бар. Борынгы кешеләрнең беренчел торулыклары биредә таш гасыры чорында ук барлыкка килгән. Бронза чорында һәм тимер гасырның элгәреге дәверендә дә булачак шәһәр территориясендә кешеләр яшәгән.
Шулай да чын шәһәрнең барлыкка килүе 12 нче гасырга гына карый һәм ул болгарлар белән бәйләнгән. Халкыбыз риваятьләрендә әйтелгәнчә, бу җирләргә башта болгар патшасы килеп чыга һәм аның урынын, табигатен бик ошатып, кала төзергә боера. Тик кала салынасы урында еланнар күп булган, имеш. Аларны куып җибәргәннән соң, 1177 елда, ниһаять, Казанга нигез салына.
Шәһәрнең барлыкка килү вакытын соңгы елларда үткәрелгән археологик казулар да ачык расладылар — һичшиксез, монголларга кадәрге чор! Дөрес, 12 нче гасырда ул әле кечкенә крепость (кальга) формасында гына була. Шул вакыттан ук ул ак таштан салынган диварлар һәм биек манаралар белән уратып алына, Идел Болгар-станының иң төньяк чикләрен саклый торган крепость рәвешендә төзелә.
Монголлар явыннан соң бу кала зур булмаган болгар кенәзлегенең үзәгенә әйләнә. Шәһри Болгар 1431 елда руслар тарафыннан җимерелгәннән соң, аның башкала буларак вазифасы һәм дәрәҗәсе Казанга күчә. Моны шул вакытларда сугылган Казан акчалары да раслый. Аларда «Болгар әл Җәдид» — Яңа Болгар дип язылган сүзләр бар.
14—15 нче гасырларда Казан тиз үсә, хуҗалыгы ныгый, болгар халкын яңа шартларда берләштерүче үзәк булып таныла.
Алтын Урда таркалган чорда кайбер
ханнарның Казанга качуы да юкка гына булмый, әлбәттә. Урта Иделдә Болгар иленең яңа башкаласы булып куәтле шәһәр — Казан каласы — күтәрелә.
Шәһәрнең тау башына урнашкан биек стеналы кремле һәм аның көчле ныгытмалары, зиннәтле хан сарае, мәчетләре, мәдрәсә биналары, хан зиратындагы төрбәләр — барысы да уртак бер рух белән эшләнгән. Сигез манаралы Кол Шәриф мәчете үзе ни тора! Ул әмир, морзаларның, бай сәүдәгәрләрнең берничә катлы биек таш йортла ры. Һәркайсы борынгы заман ар хитектурасы үрнәге булырлык.
Кремль диварларының тышкы ягында һөнәрчелек бистәләре, базарлар урнашкан. Кремль тавының ышыгында, Болак елгасы буенда күнчеләр бистәсе булган. Ерак түгел генә тимерчеләр, чүлмәкчеләр, коралчылар һәм башка төрле һөнәр ияләре яши торган бистәләр төзелеп киткән.
Бизәнү әйберләре ясаучы осталар башлыча заказга эшләгәннәр.
Бер елъязмада әйтелгәнчә, алардан «патша үзенә кыйммәтле таҗлар да, көмеш һәм алтын савытлар да, затлы киемнәр дә эшләткән». Алар алтын-көмештән, төрле асылташлардан, энҗе-мәрҗәннәрдән беләзекләр, йөзекләр, муенсалар, колак алкалары ясаганнар.
Корал ясаучылар исә күбесенчә ук-җәяләр, кылыч-хәнҗәрләр, көбә күлмәкләр, тимер башлыклар һәм башка әйберләр эшләгәннәр. Казан осталары бу вакытта әле туплар һәм дары белән ата торган мылтыклар ясамаганнар, шәһәргә аларны читтән кайтарта торган булганнар.
|