Сөембикә Ногай ханлыгының бәге Йосыф бәгенең кызы булган, ире Сафагәрәй вафат булгач, ул кечкенә улы Үтәмешгәрәй исеменнән  ханлык белән идарә итә башлый. Тик Явыз Иван һөҗүме башлангач морзалар аны Мәскәүгә “саталар”, аның язмышы бик аянычлы тәмамлана.

Халык үзенең сөекле ханбикәсен онытмаган, аны яратып аның турында риваять чыгарган.

Бервакыт Мәскәү патшасы гүзәл Сөембикәнең рәсемен күрә дә , аңа гашыйк була. Ул үзенең илчеләрен яучы итеп Казанга җибәрә, ләкин Сөембикә аңа кияүгә чыгарга риза булмый. Мәскәү патшасы Казанны 7 ел камап торганнан соң , Казан шәһәрен яулап ала. Горур Сөембикә дошманының җиңүен күргәч, ире күмелгән мәчет манарасына менә дә аска ташлана. Менә шуннан соң хан мәчетен «Сөембикә манарасы» дип йөртә башлыйлар.

© senior-danif

Бесплатный хостинг uCoz